news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Россиядә халыкларны берләштерүче даталарны билгеләп үтәргә тиешләр

Лилия Галимова Калуга өлкәсе губернаторының Уграда Кара-каршы тору тәмамлануны мәңгеләштерүгә бәйле инициативасын шәрехләде.

Казан Кремле: Россиядә халыкларны берләштерүче даталарны билгеләп үтәргә тиешләр
архив

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казан Кремлендә Калуга өлкәсе губернаторының Уграда Кара-каршы тору тәмамлануны бәйрәм итүгә бәйле инициативасын хупламадылар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Без үз позициябезне белдердек инде, ул үзгәрешсез калды. Без Россиянең күпмилләтле халкын һичшиксез берләштерә торган даталарны гына истәлекле көн итү ягында», - диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Уграда Кара-каршы тору тәмамлануны бәйрәм итү идеясе белән килешмәс иде. Россиядә яшәүче халыклар тарихи даталарга ревизия ясауга түгел, ә агымдагы бурычларны хәл итү һәм бүгенге дөньяда аларның барысы өчен дә уртак булган илне үстерү планнарын гамәлгә ашыру өчен берләшүгә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, Уграда Кара-каршы тору тәмамлануны бәйрәм итүгә бәйле инициативаны шәрехләп, «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

Быелның июнь аенда РФ Дәүләт Думасына 11 ноябрьне гомумроссия күләмендә истәлекле дата дип тану турында закон проекты тапшырылды. 1480 елда Олы Урда ханы Әхмәт һәм Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III гаскәрләре бер айга якын (8 октябрьдән алып 11 ноябрьгә кадәр) Угра елгасының ике ярында торган, бернинди сугыш хәрәкәтләре дә алып бармаган, шуннан соң хан үз гаскәрләре белән китеп барган. Тарихи публицистикада бу датаны кайчагында Русь дәүләтенең Алтын Урдага бәйлелеге тәмамланган көн дип саныйлар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100