news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: «Оперштаб өстәмә чикләүләр кертә» дигән хәбәр дөреслеккә туры килми

Фейк хәбәрдә перчатка кию мәҗбүри булачак, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция режимы, шулай ук хезмәткәрләрнең өчтән бере өчен дистанцион эш режимы кертеләчәк дип язылган иде.

Казан Кремле: «Оперштаб өстәмә чикләүләр кертә» дигән хәбәр дөреслеккә туры килми
архив/Владимир Васильев

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә таралган «оператив штаб Татарстанда өстәмә чикләүләр кертә» дигән фейк мәгълүматны Казан Кремле кире какты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Санитар-эпидемиологик вазгыять уңаеннан Оператив штабның режимны көчәйтү турында карар кабул итүенә бәйле хәбәрләр кичә интернетта таралды.

Ялган хәбәрләрдә әйтелгәнчә, 10 октябрьдән, имештер, бөтен кеше дә җәмәгать транспортында, кибеттә һәм сәүдә үзәкләрендә мәҗбүри рәвештә перчатка һәм битлек кияргә тиеш булачак. Янәсе, шушы көннән сәүдә нокталары һәм автотранспорт предприятиеләре перчатка-битлек режимы үтәлешен тәэмин итәргә тиеш. Шулай булмаган очракта, аларга административ җаваплылык билгеләнә, диелә фейкта.

Шулай ук 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен, имештер, мәҗбүри үзизоляция режимы кертелүе, шулай ук ноябрь өчен ташламалы пенсия юл йөрү билетлары сату туктатылуы, 1 ноябрьдән исә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ташламалы пенсия юл йөрү билетлары гамәлдә булмаячагы турында да хәбәр ителә.

Ялган хәбәр авторлары раслаганча, шушы ук көннән эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең ким дигәндә 30 процентын дистанцион режимга күчерергә тиеш булачак.

Казан Кремлендә искәртүләренчә, бу мәгълүматларның берсе дә дөреслеккә туры килми.

«Интернетта Татарстанның оператив штабына сылтама белән дөрес булмаган мәгълүмат тарала. Игътибарлы булуыгызны һәм бары тик рәсми мәгълүматларга, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты карарларына гына ышануыгызны сорыйбыз», — дип өстәде Лилия Галимова.

Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республика халкын үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм саклык чараларын үтәргә чакыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100