Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле: Өлешчә мобилизация буенча бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк
Россия Президентының илдә мобилизация чаралары үткәрү турындагы указы Татарстанда билгеләнгән вакытта үтәләчәк. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Россия Президентының өлешчә мобилизация турындагы указына килгәндә, республика Президенты тарафыннан документ алынды, барлык хезмәтләргә дә эшне оештыру өчен тиешле йөкләмәләр бирелде. Өлешчә мобилизация буенча республика алдына куелган бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк», - диде Лилия Галимова.
Искәртик, бүген иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.
Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз