news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле объектларын реставрацияләү өчен 56 млн сумнан артык акча юнәлтеләчәк

Татарстан башкаласында Казан Кремленең архитектура ансамбленә керүче Төньяк корпус, Сөембикә манарасы һәм Юнкерлар училищесы территориясендә масштаблы ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматка караганда, заказчы – «ТР Главстрой» дәүләт бюджет учреждениесе. Подрядчылар барлык эшләрне агымдагы елның 1 декабренә кадәр тәмамларга тиеш. Проектларга бүлеп бирелгән гомуми сумма 56,8 миллион сум тәшкил итәчәк.

Төньяк корпуста башкарылачак авариягә каршы чаралар аеруча чыгымлы була – аларга республика 28 миллион сумга якын акча юнәлтәчәк. XVIII гасырда салынган бина үзенең тарихы дәвамында төрлечә кулланылган: биредә корал заводының җитештерү бүлмәләре дә, Юнкерлар училищесы офицерлары өчен торак фатирлар да урнашкан.

Кремльнең төньяк өлешендә урнашкан Сөембикә манарасында ремонт-реставрация эшләре башкару өчен 17,9 миллион сум бүлеп бирелгән. Тарихчылар аның төзелү вакыты буларак XVII-XVIII гасырларны атый. XIX гасырга кадәр манара «шпицлы оберкомендант йортының керү манарасы» дип аталган. Аның биеклеге 58 метрга якын.

Юнкерлар училищесын саклап калу өчен 11 миллион сумга якын акча тотарга планлаштыралар. XIX гасыр уртасында төзелгән бина башта хәрби кантонистлар өчен казарма булган, ә 1866 елдан реорганизацияләүдән соң училище буларак кулланылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100