news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле объектларын төзекләндерү өчен 367 миллион сум тотылачак

Быел Казан Кремле территориясендә 11 объектны яңарталар. Аларны реставрацияләүгә 367 миллион сум бүлеп бирелә. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында чыккан тендерда хәбәр ителә.

Республиканың «Главстрой» оешмасы заказчы булып тора. Подрядчы бу эшләрне агымдагы елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә тиеш.

Техник биремдә күрсәтелгәнчә, акча эчке ремонтка, җылылык һәм вентиляция системаларын яңартуга, авариягә каршы һәм торгызу эшләрен уздыруга, саклау системаларын урнаштыруга һәм паркетны реставрацияләүгә бүлеп бирелгән.

Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100