news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле музейларына керү бушлай

18 апрель, Халыкара тарихи урыннар һәм һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан, тарих белән бушлай танышу мөмкинлеге бар.

(Казан, 17 аперль, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 18 апрель, Халыкара тарихи урыннар һәм һәйкәлләрне саклау көне уңаеннан, Казан Кремлендә урнашкан музейларга бушлай керергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Кремленең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар өчен «Татарстан табигать тарихы музее, «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Туп сарае музее, Благовещение чиркәве тарихы музейларының ишекләре 10:00 – 18:00 сәгатьләрдә, Ислам мәдәнияте музее – 9:00 – 19:30 сәгатьләрдә ачык булачак. Керү – бушлай!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100