news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле музейлары Яңа ел бәйрәмнәрендә эш сәгатен озынайткан

Казан Кремленең Спас манарасы диварында кичке вакытта утлы шоу күрсәтелү сәбәпле, кремльдә урнашкан музейлар 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Оксана Романова). Казан Кремле музейлары кремльнең Спас манарасы диварында Яңа ел бәйрәме уңаеннан утлы шоу күрсәтелү сәбәпле, үзләренең эш графигын 21.00 сәгатькә кадәр озынайткан. Мәгълүм булганча, шоу 27-31 декабрьдә һәм 2 гыйнварда 17.00-22.30 сәгатьләрдә булачак.

Казан Кремлендә урнашкан музейлар 1 гыйнвар көнне дә эшләячәк (12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр). 2 гыйнварда мультимедиале шоу финалында һәм 6 гыйнварда музейлар 10.00-21.00 сәгатьтләрдә ачык булачак. Башка көннәрдә музей гадәти режимда – 10.00-18.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot