news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Интернетта балалар» күргәзмәсе ачылды

Без кечкенә кулланучыларга Интернетны файдага кулланырга өйрәтергә тиешбез, ди «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җитәкчесе Зилә Вәлиева.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Интернетта балалар» күргәзмәсе ачылган. Башлангыч сыйныф балалары өчен махсус булдырылган күргәзмә уен аша балаларга һәм аларның әти-әниләренә Интернетта үз-үзләрен дөрес тоту турында сөйләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Интернет – белем бирү, иҗат, аралашу өчен бик мөһим мәйданчык. Аеруча балалар һәм яшүсмерләр өчен. Ул инде күптән безнең көндәлек тормышка керде. Ләкин уңай яклары белән беррәттән, Интернетның тискәре, зыянлы ягы да бар. Шуңа күрә без кечкенә кулланучыларга Интернетны файдага кулланырга өйрәтергә тиешбез. Өстәвенә, бу күргәзмәдә балаларга бик кызык һәм күңелле булыр дип уйлыйбыз», - дип белдергән «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җитәкчесе Зилә Вәлиева матбугат хезмәтенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot