Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә багышланган күргәзмә ачыла
Бүген, 23 декабрьдә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Үзгәрешләр чоры мәдрәсәсе» күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Казан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына һәм аңа нигез салучының, дин белгече, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог Галимҗан Барудиның 165 еллыгына багышланган.
Күргәзмәдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан шәкертләрнең һәм мәдрәсә мөгаллимнәренең фотолары, инкыйлабка кадәрге китаплар, «Дин вәәдәб» журналы, Галимҗан Баруди кулъязмалары, шәкертләрнең истәлекләре, диплом, уку программалары һәм Казан федераль университетының Фәнни китапханәсе җыентыгыннан уникаль документлар фотосурәтләре күрсәтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе - Россия татарлары арасында танылган уку йорты. Мәдрәсәгә мөгаллим, мәгърифәтче, дин белгече, реформатор һәм фәлсәфәче Галимҗан Галиев Баруди нигез салган.
- «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе татарлар арасында гына түгел, төрек халыклары арасында да билгеле була. 36 елда мәдрәсәдә меңнән артык студент белем алган һәм аларга башлангыч, урта һәм югары дини белем бирелгән. Укучылар арасында Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев кебек танылган шәхесләр бар булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз