news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Медицина оешмалары ковидка каршы көрәштә персонал белән тәэмин ителде

Covid-19 белән авыручы пациентларга медицина ярдәмен бүгенге көндә республикада 15 474 медицина хезмәткәре (аларның 7 867се ятаклар эшен тәэмин итә) һәм 875 ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе күрсәтә.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның медицина оешмаларында коронавируска каршы көрәшү өчен медицина хезмәткәрләре җитәрлек.

Татарстанның авыруларга медицина ярдәме күрсәтә торган барлык медицина оешмалары хезмәткәрләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу эш коронавирусны дәвалауда катнашмаган персоналны яңадан бүлү хисабына башкарылган. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә республикада Covid-19 белән авыручы пациентларга медицина ярдәмен 15 474 медицина хезмәткәре (аларның 7 867се ятаклар эшен тәэмин итә) һәм 875 ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе күрсәтә», — дип сөйләде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, амбулатор-поликлиника челтәре әзер. Галимова сүзләренчә, медицина хезмәткәрләре арасында авыручылар саны зур булуга карамастан, поликлиникаларда хезмәткәрләр үз вакытында алмашына.

Шулай ук бу эшкә волонтерлар — югары уку йортлары һәм медицина көллиятләре студентлары да җәлеп ителде. Республикада 4,2 меңнән артык волонтер-медик халыкка мәгълүмати һәм медицина ярдәме күрсәтә, күзәтү кабинетларында, реанимацияләрдә, кабул итү-диагностика бүлекләрендә һәм «кызыл» зоналарда шәфкать туташларына һәм табибларга ярдәм итә.

Моннан тыш, алар амбулатор шартларда дәваланучы өлкән яшьтәге татарстанлыларга дарулар илтә һәм поликлиникаларда вакцинация пунктларында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100