news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле һәм Сөембикә манарасын Мәскәүдә миниатюрада тәкъдим итәчәкләр

Җиде мөселман изге урыны башкаланың Царицыно паркында миниатюрада тәкъдим ителәчәк.

Казан Кремле һәм Сөембикә манарасын Мәскәүдә миниатюрада тәкъдим итәчәкләр
предоставлено пресс-службой выставки «Россия в миниатюре»

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Царицыно паркында 25 июньнән «Россия миниатюрасы» күргәзмәсе эшли башлаячак. Татарстан башкаласының матурлыгын Казан Кремленең һәм Сөембикә манарасының миниатюралы күчермәләрендә күрсәтәчәкләр. Бу турыда «Россия миниатюрасы» күргәзмәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә Россиянең 1:50 күләмендә башкарылган иң танылган сиксән истәлекле урыны — Мәскәү Кремленнән алып Владивостокның Русский утравындагы күпергә кадәр тәкъдим ителәчәк.

Күп кенә объектлар арасында Владикавказның Мөхтәров мәчете (Сөнниләр мәчете), Россиянең иң зур мәчетләренең берсе – Грозныйдагы «Чечня йөрәге», Евпаториядәге Джума Хан-Джами мәчете, Нальчиктагы Җәмигъ мәчете, Уфаның «Ләлә-Тюльпан»мәчете дә бар.

Проектның авторы - Виктор Жиленко. Ул макетта төрле истәлекле урыннарны, шул исәптән курантлар белән Спас манарасын, Россиянең маякларының берсе – Сахалин утравында урнашкан Анива маягын, Кырымдагы Карлыгач оясы һәм Массандровский сараен күрергә мөмкин булачак, дип сөйләде.

«Россия миниатюрасы» паркын биш ел дәвамында 60 белгечтән торган төркем эшләде. Күргәзмә Россиядә эчке туризмны популярлаштыру максаты белән оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100