news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле Леонид Слуцкийны «Рубин» клубына баш тренер итеп куюны хупларга әзер

«Рубин» клубы Роман Шароновны һәм аның тренерлар штабын эштән азат итте.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казан Кремле Леонид Слуцкийны «Рубин» футбол клубының баш тренеры итеп билгеләп куюны хуплаячак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Баш тренерны билгеләү - клуб үзе хәл итә торган мәсьәлә. Әгәр клуб шундый карарын кабул итсә, без ярдәм итәргә әзер», - диде Галимова.

Моңа «Рубин» клубы Роман Шароновны һәм аның тренерлар штабын эштән азат итте. Шуннан соң ярты сәгать узгач, Twitter челтәрендәге сәхифәдә Слуцкийны билгеләп кую планнары турында яздылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100