news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле Конституциягә төзәтмәләр турында: Гражданнар фикерен исәпкә алачакбыз

Лилия Галимова Россия Конституциясенә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен кертү турында тәкъдимне шәрехләде.

Казан Кремле Конституциягә төзәтмәләр турында: Гражданнар фикерен исәпкә алачакбыз
архив

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан хакимияте республика халкы Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә әйтәчәк фикерне исәпкә алачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Журналистлар Лилия Галимовадан Россия Конституциясенә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен кертү тәкъдименә карата Казан Кремле фикере турында сорады. «Төзәтмәләргә килгәндә, хәзер тәкъдимнәр кертелә һәм халык фикер алышуы бара. Без бөтенроссия тавыш бирү кысаларында гражданнар тарафыннан әйтелгән фикергә генә ориентлашачакбыз», — диде Галимова,

Ул шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек эшләрен башлавын әйтте. Тавыш бирү бөтен Россия буенча 22 апрельдә узачак.

«Ничек оештырылачак, нинди участокларда булачак — бу эш белән Үзәк сайлау комиссиясе шөгыльләнә. Мин исә, үз ягымнан әйтә алам, алар әзерлек эшләрен башладылар һәм алып баралар», - дип йомгак ясады Галимова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100