Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремле: Көек авылында сабыйларсыз балалар бакчасы ачылышы уздырылмады
"Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда сентябрь башына 3,3 мең урынга 17 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Питрәч районы Көек авылында, янәсе, кечкенә тәрбияләнүчеләрдән башка, балалар бакчасы ачылган. Бу хактагы Telegram-каналлар һәм массакүләм-матбугат чаралары хәбәрләре чынбарлыкка туры килми. Балалар бакчасы үзе дә ачылмаган әле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
"Төзүчеләр 2 сентябрьдә муниципалитетка яңа “Алтын балык” балалар бакчасын файдалануга тапшырдылар. Белем көненә туры килүне исәпкә алып, җирле хакимият ачкычларны бәйрәм форматында тапшыруның символик процедурасын уздырырга карар иткән. Бу балалар иҗат коллективын чакырып үткәрелгән бары эчке чара гына иде", - диде Галимова. Аның сүзләренчә, балалар бакчасының рәсми ачылышы үткәрелмәгән, чөнки бинада бизәкләү эшләре тәмамланып кына килә.
"Балалар бакчасын якын арада тапшырырга планлаштыралар. Ачылу тантанасы балаларны һәм ата-аналарны чакырып, бәйрәм белән дәвам итәчәк. Әлеге балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
“Демография” илкүләм проекты буенча сентябрь башына Татарстанда 3,3 мең урынга 17 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 2,4 мең урынга исәпләнгән тагын ун балалар бакчасы ел ахырына кадәр тапшырылачак, шул исәптән Көек авылындагы балалар бакчасы да булачак.
Элегрәк Интернетта Питрәч районы хакимияте балаларны Көек балалар бакчасы ачылышына кертмәгән, дигән хәбәрләр чыккан булган. Алар урынына бәйрәмгә башка балалар килеп, төрле номерлар башкарган, уенчыклар белән уйнаган һәм балалар бакчасында күңелле тормыш сурәтләгән, диелгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз