news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле иң яхшы музей-күргәзмә комплексы премиясенә лаек булды

Музей-тыюлык илнең 65 төбәгеннән бәйгегә бирелгән 639 проект арасында үз категориясендә иң яхшысы дип табылган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Казан Кремле Russian Event Awards-2017 милли премия финалында вакыйгалы туризм өлкәсендә беренче урынны алды һәм “Вакыйгалы туризм үткәрү өчен иң яхшы мәйдан. Музей-күргәзмә комплексы” номинациясе призына лаек булды. Бу хакта “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Russian Event Awards-2017 премиясен тапшыру тантанасы узган ялларда Липецкида узды. Бәйгедә илнең 65 төбәгеннән 639 проект катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100