Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете диварларын «КазанФорум» хөрмәтенә яктырттылар
16 майга кадәр Казан Кремлендә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум»XVII халыкара икътисади форумы кысаларында яктылык тамашасы узачак.
Быел беренче тапкыр яктылык проекциясенә Кол Шәриф мәчетен керттеләр.
Моннан тыш Казан Кремле диварларында 480 метр озынлыктагы яңалыклар юлы урнаштырыла. Йөгерек юл Исемсез манарадан Спас манарасына кадәр сузылачак. Проект кысаларында куелган яңа рекорд «Россия рекордлары китабы»нда рәсми рәвештә теркәләчәк, дип көтелә.
Яктылык тамашасы Кояш баегач башлана, якынча 20:30 сәгатьтә.
Видео: «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз