news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле Гавәми урыннарында «Әбием сандыгы» моноспектакле күрсәтеләчәк

Казан Кремле Гавәми урыннарында «Әбием сандыгы» моноспектакле күрсәтеләчәк
Фото: kzn.ru

31 гыйнварда Татарстан башкаласында Казан Кремле Гавәми урыннарында «Әбием сандыгы» спектакле күрсәтеләчәк. Тамаша «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны кысаларында узачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Курше» фестиваленең кышкы сезоны җиңүчесен – клоунада жанрындагы «Әбием сандыгы» моноспектаклен актер һәм режиссер Руслан Риманас һәм актриса һәм режиссер Лилия Әхмәтҗанова иҗат иткән.

Тамаша 12:00 һәм 14:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казан Кремле матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot