news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле: Фәйзуллинның федераль министрлык белән элемтәләре һәрвакыт яхшы булды

Якын көннәрдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ведомство башлыгы вазифаларын башкаручыны билгеләячәкләр.

Казан Кремле: Фәйзуллинның федераль министрлык белән элемтәләре һәрвакыт яхшы булды
архив tatarstan.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының элеккеге җитәкчесе Ирек Фәйзуллинның федераль ведомство белән элемтәләре һәрвакыт яхшы булды. ТР Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова Фәйзуллинның Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләнүен шулай шәрехләде.

«Мондый карар кабул ителүенә гаҗәпләнәсе юк. Ирек Әнвәр улы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы системасында инде 15 елдан артык эшли. Ул Татарстан Хөкүмәте структурасындагы иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе. Аның федераль министрлык белән элемтәләре һәрвакыт яхшы булды. Бу – аның әлеге вазифага чакырылуында төп сәбәпләрнең берсе», - диде ул.

Ведомство алдында амбициоз бурычлар тора. Әйтик, быел илдә 3 миллион квадрат метр торак сафка бастырылырга тиеш. Бу - төзелеш тармагы алдында торган җитди бурыч, дип искәртте Галимова.

Якын көннәрдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ведомство башлыгы вазифаларын башкаручыны билгеләячәкләр.

«Татар-информ» агентлыгы Ирек Фәйзуллинның РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасында төзелештә дәүләт хезмәтләре өлкәсендәге проектларны үстерүгә һәм ведомствода рөхсәт бирү эшчәнлегенә кураторлык итәчәге хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot