news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле диварларында сугыш геройлары истәлегенә яктылык тамашасы күрсәтеләчәк

Казанда 9-11 май көннәрендә совет солдатларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына багышланган яктылык тамашасы булачак. Тамаша Казан Кремле диварларында күрсәтеләчәк һәм май бәйрәмнәренең үзәк вакыйгаларының берсе булачак.

Тамаша инсталляциясен барлык теләүчеләр 20:00 дән 23:00 сәгатькә кадәр карый алачак.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot