Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремле, Болгар һәм Алабуга тыюлыклары юбилейларын бергә билгеләп үтәчәк
Бәйрәм чаралары 2019 елның көзенә билгеләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 апрель,» Татар-информ", Оксана Романова). 2019 елда Татарстан Республикасының өч зур музей комплексы юбилей датасын билгеләп үтәчәк. Бүген «Татар-информ»да Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар халыкара көненә багышланган матбугат конференциясендә Бөтенроссия һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова шул хакта әйтте.
Болгар музей-тыюлыгы ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешуга 30 ел. Гыйнвар аенда исә «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 25 ел тулды, диде ул.
Архитектор-реставратор, Россиянең Мәдәният министрлыгы эксперты Фәридә Зәбирова Татарстанда ЮНЕСКОның беренче музей объекты барлыкка килүне искә төшерде.
«Хәзерге вакытка «Казан Кремле» музей-тыюлыгы концепциясе 90-95 процентка тормышка ашырылган, 25 ел элек мин аны төзүдә турыдан-туры катнаштым. Ә бит ул вакытта Кремльне бөтенләй бикләп, аны бары тик административ урын итә алалар иде. Архитекторлар берлеге, безнең галимнәр аны йозакка бикләргә ярамаганлыгын, бу - мәдәни байлык һәм биредә музей-тыюлык ясарга кирәклеген әйтте», - диде ул.
Аның сүзләренчә, музей комплексларының һәрберсенең юбилее уңаеннан чараларны берләштерү һәм 2019 елның көзендә үткәрү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз