news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле белән Александр колоннасы мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде

Тарихи һәйкәлләрне саклау вәкаләте Россия Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан башкаласындагы Казан Кремле ансамблен һәм Санкт-Петербургтагы Александр колоннасын мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү турындагы карар имзалаган. Бу хактагы карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.

“Мәдәни мирас объектлары исемлеге федераль дәрәҗәдәге мәдәни мираслар объектлар составына керүче Казанның XVI-XVII гасырлар Казан Кремле ансамбле, Бөек Новгородтагы Знаменск соборы (1688 ел), XVII-XVIII гасырлар Знаменск соборы, XII-XVIII гасырлар Юрьев монастыре белән тулылана”, – диелгән документка аңлатмада.

Тарихи һәйкәлләрне дәүләт саклавы вәкаләте Россия Мәдәният министрлыгына йөкләнгән, дип ачыклык кертелә Хөкүмәт сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot