Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан крематорие проектын Татарстан Инвестиция советында тәкъдим итәргә әзерләнәләр
Казанда крематорий төзү өчен җир кишәрлеге билгеләнгән, якын арада проектны Татарстан Инвестиция советында тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина эшмәкәрләр белән очрашуда хәбәр итте.
Киңәшмәдә эшмәкәрләр һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге проектның финанс-икътисади моделе, шулай ук объектны планлаштыру, логистика, күпфункцияле үзәк (МФЦ) һәм гражданнар өчен цифрлы сервислар белән интеграцияләү турында фикер алыштылар. Бу хакта агентлыкның Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Миңнуллина сүзләренчә, бүгенге көнгә проект өчен җир кишәрлеге билгеләнгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, крематорий «Курган» җирләү комплексы территориясендә булачак. «Әлеге этапта инвестор республиканың Инвестиция советында проектны тәкъдим итү өчен документлар пакеты әзерли», - дип өстәде ул.
«Идел буе федераль округының якындагы төбәкләрендә әлеге хезмәтнең җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмавына бәйле рәвештә, Татарстан крематорий төзү өчен мөһим төбәк булып тора», - дип белдерде инвестор-компания вәкиле очрашуда.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда кремация комплексы төзелеше 2023 елның язында башланырга мөмкин. Проектның гомуми бәясе бер мич белән 250 млн сум тәшкил итә, акчаны дәүләти-хосусый партнерлык хисабына җәлеп итәргә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз