news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан көзге туризм өчен иң популяр миллионлы шәһәр булды

Казан 2026 елның көзендә торак арендалау популярлыгы буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында беренче урынны алган. ТВИЛ.РУ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы шундый нәтиҗәгә килгән.

Татарстан башкаласында аренданың уртача бәясе дүрт төн өчен 5038 сум тәшкил итә. Рейтингта икенче урында Краснодар, өченчедә – Түбән Новгород. Шуны әйтергә кирәк, Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейтингка кертелмәгән.

Хәзер Россиядә миллионнан артык халкы булган 16 шәһәр бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot