news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан коткаручылары аңын югалткан ир-атны түбәдән төшергән

Верхоянск урамындагы 71а йорты түбәсен кардан чистарткан вакытта 50 яшьлек ир-атның хәле начарайган.

Казан коткаручылары аңын югалткан ир-атны түбәдән төшергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казанның янгын-коткару отряды хезмәткәрләре аңын югалткан ир-атны йорт түбәсеннән эвакуацияләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Верхоянск урамындагы 71а йорты түбәсен кардан арындырган вакытта 50 яшьлек ир-атның хәле начарайган. Бу хакта хәбәр итүче кеше хәле начарайган ир-атта инсульт булырга мөмкин дип фаразлаган.

Урынга тиз арада коткаручылар һәм табиблар килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аңын югалткан ир-атны түбәдән төшереп, табибларга тапшырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100