Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан көрәш буенча 55нче Россия чемпионатын кабул итәчәк
16-19 апрель көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча 55нче Россия чемпионаты узачак. Юбилей турниры илнең иң көчле батырларын бергә җыячак. Ярышларда катнашу өчен Россиянең 43 төбәгеннән 200дән артык спортчы гариза биргән. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спортчылар 11 авырлык категориясендә чемпион титулы өчен көч сынашачак. Финал алышлар һәм тантаналы чаралар 18 апрельдә 18:00 сәгатьтә башлана. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2026 елның июнь аенда Татарстанда узачак Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.
«Көрәш буенча беренче рәсми Россия чемпионаты 1959 елда уздырылган. 67 ел эчендә турнирлар Россиянең 14 шәһәрендә һәм торак пунктында оештырылган. Бу спорт төренең географик колачы киңәюен һәм төрле төбәкләрдә кызыксыну артуын күрсәтә. Милли спорт төрен үстерүдә Казан аеруча мөһим роль уйный – башкалабыз чемпионатны 31 тапкыр кабул иткән. Уфа шәһәре (7 тапкыр) икенче урында тора. Бу шәһәрләр көрәшнең төп үзәкләре һәм заманча спорт инфраструктурасына ия төбәкләр булып санала», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз