news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Коръән-хафизы XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесендә Россияне тәкъдим итә

Узган якшәмбе XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсының бөтенроссия сайлап алу туры тәмамланды. Саратов, Пенза, Тверь өлкәләреннән, Татарстан һәм Чечня Республикасыннан Россиянең иң көчле Коръән укучылары абруйлы халыкара ярышларда илебез исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәште. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Катнашучыларның һәрберсе Коръәнне югары дәрәҗәдә белүен һәм аны уку матурлыгын күрсәтте. Аларның чыгышларын Бөтендөнья Коръән премияләре һәм конкурслары ассоциациясе генераль секретаре Садыйк Мөхәммәд Абдулла Али җитәкчелегендәге абруйлы судьялар комиссиясе бәяләде.

Комиссиясе карары белән Бөтенроссия сайлап алу туры җиңүчесе итеп Казаннан Коръән-хафиз Әхмәд Шахмамедов сайланды. Яшь укучыга 16 яшь. Коръәнне ул кечкенә чагыннан ук укый башлый, 10 яшенә инде Изге Китап текстын тулысынча ятлап бетерә. 10 төрле кыйраәт – Коръән уку варианты (әйтелеш, грамматика һәм авазлар яңгырашы үзенчәлекләренә нигезләнеп аерылалар) белә.

Икенче һәм өченче урыннарны Чечня Республикасыннан Коръән укучылар Абдуррахман Магомадов һәм Муса Гайтиев яулады.

Әхмәдне чын күңелдән котлыйбыз, аңа булачак конкурста уңышлы чыгыш ясавын һәм җиңүен телибез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100