news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Шәҗәрәм» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Шәҗәрәм» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Шәҗәрәм» республика күләмендә уздырыла торган конкурска нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә үзәк җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә өченче тапкыр «Шәҗәрәм» дигән конкурс үткәрә. Катнашучылар саны арта бара. Хәзер Казан шәһәре мәктәп-гимназияләре, лицейларыннан тыш, Кукмара, Әлки, Балык Бистәсе, Лаеш, Аксубай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Азнакай район мәктәпләре, шулай ук Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылы мәктәбе укучысы Мәрьям Кадыйрова да үз эшен җибәргән иде. Быел 30га якын катнашучы үзләренең укытучылары, ата-аналары белән килде.

«Шәҗәрә төзү буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы – ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша туган нигезебезнең үткәнен, халкыбызның тарихын ачыклый алабыз», – диде Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиева.

Конкурска килгән эшләр арасында 14 буынын белгән укучылар бар. Һәркем сәнгати югарылыкта, үз нәсел агачын ясаган, буыннан-буынга сакланып калган гаилә ядкярләрен дә алып килгән иделәр. Жюри урыннар билгеләгән арада «Казан Коръәне» документаль фильмы күрсәтелде. 

Беренче урынны – Казанның 100нче мәктәбеннән Нигъматуллиннар гаиләсе, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылы мәктәбеннән Әмир Габдрахманов, Аксубай районыннан Әминә Туктамышева алды. Икенче урынны – Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбеннән Булат Хафизов, Казанның 17 татар гимназиясеннән Динара Абдуллина, Яңа Чишмә районыннан Рүзия Галәүетдинова, Кама Тамагы районыннан Камилә Сафина яулады. 

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге «Безнең кавем» дигән китап чыгарды. Анда моңарчы «Шәҗәрәм» конкурсында катнашучыларның да эшләре керде. Бүген җиңүчеләргә дипломнар белән бергә «Безнең кавем» һәм Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән китаплар тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100