news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә Касыйм татарлары кунакта булды

Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә Касыйм татарлары кунакта булды
Фото: Флюра Абдуллина

Бүген Казан кооператив институтында Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәреннән танылган эшкуар Терегуловлар гаиләсе кунакта булган. Касыймда туып-үскән Светлана һәм Равил Терегуловлар – шәһәрнең үзәгендә «Татарская сказка – Татар әкиятләре» дип аталган этно-кафе ачкан эшкуарлар гаиләсе.

«Кафеның өске катында татар халкы музеен ачып җибәрдек», – диде Равил Терегулов. Терегуловлар гаиләсе кызлары Элинаны әлеге уку йортының көллиятенә укырга кертергә теләвен әйткән һәм, шул уңайдан, ерак араларны якын итеп Казанга килгәннәр.

Моңарчы да Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Касыйм шәһәрендә яшәүче Терегуловлар гаиләсе белән тыгыз аралашып торган. Үзәк җитәкчесе Флюра Абдуллина бер төркем педагогларны Касыйм шәһәренә экскурсиягә дә алып барган. Бу юлы исә, җавап йөзеннән, Терегуловлар гаиләсе Казан кооператив институтына үзләре аяк баскан.

«Иң элек, кунакларның үтенече буенча, кооператив институтында махсус экскурсия ясалды. Институтның Яшьләр сәясәте үзәге җитәкчесе Гадел Мостафин пешекче, кондитерлык эше буенча белгечләргә уку йортында ничек итеп белем бирелүе һәм гамәли сәгатьләрнең ничек узуы турында тәфсилләп сөйләде. Уку сыйныфларын һәм лабораторияләрне карап чыкканнан соң, озак еллар аш-су өлкәсендә эшләүче Терегуловлар гаиләсе биредә белем нигезләрен югары дәрәҗәдә үзләштерү өчен бөтен кирәкле мөмкинлекләрнең булуын әйтте», – диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Соңыннан Касыйм шәһәреннән килгән кунаклар Казан кооператив институтында эшләүче Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышкан. Алар чәй өстәле артында җылы мохиттә фикер алышканнар. Очрашу барышында Терегуловлар гаиләсе Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә уза торган һәр чарада киләчәктә дә зур теләк белән катнашырга ниятләвен җиткергән.

«Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Касыймда яшәгән Шакуловлар гаиләсе белән бәйле кыйммәтле экспонатлар да саклана. Моннан тыш, татар хатын-кызларыннан беренче математик булган, Франциянең Сорбонна университетын алтын медальгә тәмамлаган Сара Шакулова медале дә булдырылды. Үзәк бинасының диварына рәссам Гөлсем Хаҗиева тарафыннан махсус иҗат ителгән Сара Шакулованың зур портреты куелган», – диде Флюра Абдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot