news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында язучы Нәби Дәүлине искә алганнар

Казан кооператив институтында язучы Нәби Дәүлине искә алганнар
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелгән.

«Искә алу чарасында Нәби Дәүлинең кызлары - Наилә һәм Гөлфия Дәүләтшиналар катнашты, алар истәлекләре белән уртаклашты. Нәби аганың авылдашы - Татарстанның атказанган табибы, шигъри җанлы Ирек Билалов үз чыгышында әтисе, Нуретдин аганың язучы белән аралашуын, язучының туган ягыннан булуы белән горурлануын әйтте. Заманында танылган язучының китаплары 11 меңлек тираж белән чыга торган булган», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Кичәдә Казанның 15 мәктәп укучылары Нәби Дәүлинең шигырьләрен сөйләгән. «Әле дә артистлар Нәби Дәүлинең җырларын яңгырата. Яшь буын вәкилләре аның шигырьләре, әсәрләре белән таныш. Казан кооператив институты студентлары каләм иясенең «Яшәү белән үлем арасында» дигән повестен укуын әйтте. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 татар гимназиясе укучылары да актив булды. Язучының тормышы һәм иҗаты буенча викторина уздырдык», - диде ул.

«Катнашучылар Нәби Дәүли яратып ашаган прәннектән авыз итте. Мәгълүм булганча, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь Нәби Дәүлинең даими экспозициясе эшли. Биредә язучының кызлары, якташлары бүләк иткән шәхси әйберләр, фикерләре тупланган китаплары, фронттан язылган хаты, үз куллары белән ясаган рәсемнәре урын алган. Сынчы Рөстәм Габбасов Нәби аганың гипстан эшләнгән сынын тапшырган иде», - диде Флюра Абдуллина.

Россия кооперация университеты ректоры, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева тәкъдиме белән Нәби Дәүли белән бәйле картиналар иҗат ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100