news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кооператив институтында «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Казан кооператив институтында «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр
Фото: «Татар-информ»га Флюра Абдуллина тәкъдим итте

Бүген Казан кооператив институтында Бөек Җиңү батырларына багышлап оештырылган II Бөтенроссия «Хәтер бакчасында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина чараны ачып җибәрде һәм Россия кооператив университеты ректоры Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде.

«Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 85 ел. Каһарманнарыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Ел саен июнь башында Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан, фашист концлагерьлары Бухенвальд-Дора тоткыны Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне уздырыла. Бүген, 1 июньдә Нәби ага Дәүлинең туган көне дә. Язучының тууына 116 ел. Чарага кызы Гөлфия Дәүләтшина, Әлки районыннан якташлары, укучылар, педагоглар килгән иде», – диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Нәби ага Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина әтисенең истәлекләре белән уртаклашкан. Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Нәби Дәүлинең яңа нәшер ителгән китабын бүләк иткән.

«Шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Фәүзия Солтан-Галиуллина Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткерде. Язма авторларына эчтәлекле, язмышлы мәкаләләре өчен рәхмәтен әйтте. Озак еллар «Хәтер китабы» редакциясендә эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Нәфисә Габдрахманова да ата-бабаларының, якташларының батырлыгын чагылдырган язмалар күңелгә үтеп керерлек итеп язылганлыгын ассызыклап үтте», – диде Флюра Абдуллина.

«Хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Бәширова әтисе Нурлыхак аганың сугыш кырларындагы батырлыгы турында сөйләде. Филология фәннәре докторы, профессор, академик, Сара Шакулова исемендәге медаль иясе Альбина Вәлиева чараларның яшь буынны тәрбияләүдәге роленә тукталды. Нәфис сүз остасы, педагог, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Зифа Гәрәева шагыйрь Нәби ага Дәүлинең шигырен сөйләде», – диде ул.

Беренчелекне яулаган укучылар, 11 сыйныф укучысы Әнвәр Хәертдинов, Казан шәһәренең 181нче күп профильле мәктәбеннән Мостафа Закиров, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Нәфисә Фәсахова, Язилә Әһлиуллина, Эльза Садриева, Казан шәһәреннән Альберт Харитонов, Казан педагогика көллиятеннән Лилия Гәрәева сәнгатьле итеп каләм ияләренең шигырьләрен сөйләгән.

Казан шәһәренең 149нчы лицей укучылары герой-шагыйрь Муса Жәлилнең «Хөкем алдыннан» шигырен театральләштерелгән тамаша итеп әзерләп килгән. Шигырьне Раян Булатов башлап укыган. Каләм ияләренең иҗаты һәм тормышы буенча квест та уздырылган.

28 майда Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина институт студентлары белән бергә Нәби ага Дәүли, Советлар союзы герое Мәгүбә Сыртланова, шагыйрь, дин әһеле Мирагазиз Укмасый, ТВ режиссеры Илүзә Апанаева каберләрен чистартканнарын, Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби аганың кызлары бүләк иткән шәхси әйберләре, фикерләре тупланган китаплары саклануын, гомүмән Нәби Дәүлинең даими экспозициясе эшләвен җиткерде.

«Хәтер бакчасында» дигән конкурска 100гә якын видео, батырларыбыз турында мәкаләләр кабул ителде. Татарстан район мәктәп-гимназияләре, лицейлар, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән – Башкортстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсеннән, Әстерханнан, Татарстан районнарыннан – Биектау, Балык Бистәсе, Әлки, Мөслим, Азнакай, Питрәч, Арча, Кукмара, Балтач, Лаеш, Әтнә, Буа, Тукай, Сарман, Чүпрәле, Нурлат, Баулы районнарыннан, Казан шәһәре мәктәп-гимназиясе укучыларыннан, студентлардан, төрле яшьтәгеләр каләм ияләреннән шигырьләр килде. Конкурска кабул ителгән язмалар «Безнең кавем» китабына кертеләчәк», – диде Флюра Абдуллина.

  • Бөтенроссия күләмендә оештырылган бәйгене Татарстан Дәүләт Совет Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырды.

Бәйге җиңүчеләренә дипломнар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның фоторәсемнәре төшерелгән блокнотлар тапшырылган.

«Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина халкыбыз әсәрен яңгыратты. «Хәтер бакчасында» дигән чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Җырны Татарстанның атказанган артисты, Сара Шакулова исемендәге медаль иясе Гөлия Хәмәтгалиева башлап җырлады», – диде Флюра Абдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot