news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында Түбән Новгород өлкәсе мәктәпләре өчен остаханә оештырылган

Казан кооператив институтында Түбән Новгород өлкәсе мәктәпләре өчен остаханә оештырылган
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтында Түбән Новгород өлкәсендәге мәктәпләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелгән. 40 кешелек делегацияне Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева исеменнән Казан кооператив институтының исәп-хисап һәм финанс кафедрасы мөдире Илһамия Миңнехәмитова каршы алган.

«Уку йортында быел укырга керүчеләр өчен беренче килешүләр төзелә башланды. Халыкара кунакчыллык мәктәбе башкарма директоры Лидия Давидян экскурсия үткәрде. Техник яктан җиһазландырылган лабораторияләрне карадылар. Югары категорияле педагоглар мастер-класс күрсәтте. Укучылар осталар белән бергә ризык пешереп карады», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, делегация заман таләпләренә җавап бирә торган конференция залында Казан кооператив институты турында видеофильм караган. «Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Үзәктә халыкара конференцияләр, конкурс, фестивальләр узуын, сәүдәгәр-меценатлар эшчәнлеге өйрәнелүен сөйләдем», - диде ул.

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь муниципаль округыннан килгән делегацияне Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы «Сергачский» Иҗтимагый совет рәисе Харис Хәкимов җитәкчелек иткән. Ул үз чыгышында Казан кооператив институты җитәкчелегенә рәхмәтен җиткергән.

«Кунаклар арасында Кызыл Октябрь районының 9 һәм 11 сыйныф укучыларыннан тыш, Габделхәмит Садеков исемендәге Олы Рбишчә урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдинова, укытучылар, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Иршат Габделкәримов гаиләсе белән килгән иде. Күбесенең Казанга беренче генә килүләре», - диде Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институты белән актив эшчәнлек алып баручыларга Рәхмәт хатлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан бүләк ителгән китаплар тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100