news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләшкәннәр

«Татар хатын-кызлары туган телне саклау, гаиләдә тәрбия бирү алымнарын үз тәҗрибәләреннән чыгып аңлатырга тырышты», - диде Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтында татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләшкәннәр
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар гаиләсенең үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Татар хатын-кызлары тел, дин, гореф-гадәтләр хакында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

«Үрнәк гаиләләрнең берсе, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов үзенең хатыны Гөлфия абыстай белән килгән иде. «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова, ютуб блогер Фәгыйлә Шакирова, Тәтеш районы Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондын җитәкләүче Римма Сафиуллова, Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы баш технологы Гөлзидә Әмирханова һ.б. татар телен саклау, гаиләдә тәрбия бирү алымнарын үз тәҗрибәләреннән чыгып аңлатырга тырышты», - диде «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Әлки районында туып үскән шагыйрә Сания Галимова шигырьләрен укыган. «Татарстанның атказанган артистлары Нурзадә һәм Лилия Муллагалиева ата-бабалардан әманәт булып калган телебез, милли хәзинәләребез турында фикерләрен җиткерү белән бергә халкыбыз әсәрләрен яңгыратты», - диде ул.

Озак еллар дәвамында татар яшьләрен таныштыру-кавыштыру эшләрен алып баручы мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина үз эшчәнлекләре турында сөйләгән. «Алар «Татар гаиләсе» фонды каршында да таныштыру институты эшли башлаган. Бу юнәлешне Нурия ханым Шәрипҗанова җиткерде», - диде Флюра Абдуллина.

Түгәрәк өстәлдә Башкортстаннан Фидалия Сәмигуллина, Татарстанның Биектау районы Каенлык мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Ибраһимова, Гөлнара Хафизова, Эльмира Мөсәгыйтова, танылган табиб Дүсинә Әхмәдуллина, Мәүлиха Гөлтән, журналист Вәсилә Рәхимова, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова да катнашкан.

«Аксубай районыннан килгән, рәссам Әлфия Нурхәмитова милли хәзинәләре белән таныштырды. Шуны да әйтү урынлыдыр, бүгенге көндә Татар мәдәнияте үзәгендә рәссамнәр, Әлфия Нурхәмитова һәм Гөлсем Хаҗиеваның шәхси күргәзмәләре эшли. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар рәссамнәргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде», - ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

  • Чараны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды белән берлектә уздырган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100