news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды

«18 буынын белүчеләр бар, барысы да үз нәсел агачын сәнгати югарылыкта эшләп килгән иде», - диде Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә IV Республикакүләм «Шәҗәрәм» конкурсы узды.

«Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә шәҗәрәләр саклана. Әлки районына караган зур шәҗәрәне Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев бүләк иткән иде. Шулай ук Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Абдулла Алиш һәм башка шәхесләрнең нәсел агачлары үзәк диварларын бизи», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Конкурска 30 эш кабул ителгән. Алар арасында Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылы мәктәбе, Татарстанның Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы, Югары Тегермәнлек урта мәктәбе, Әлки районы Базарлы Матак авылында Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Казан мәктәп-гимназияләре укучылары, Казан медицина көллиятендә белем алучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан.

«18 буынын белүчеләр бар, барысы да үз нәсел агачын сәнгати югарылыкта эшләп килгән иде. Рәссам Әлфия Нурхәмитова да үз нәсел шәҗәрәсен иҗат иткән. Конкурста катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырдай урыннар күп булды. Осталардан киңәшләр ишеттеләр. Рәссам-хаттат Нәҗип Нәккаш әйтүенчә, җиңүчеләрне билгеләү авыр. Хәзер үз нәселен төзергә теләүчеләр архивларда утыра. Шунысы хак, Татарстан архивларында ун буыныңны табарга була. Калганнарын Мәскәү архивларыннан эзләргә кирәк», - диде ул.

Казан медицина көллиятендә белем алучы Алинә Әгъләмова нәселе шәҗәрәсен шигъри юлларга салып сөйләгән. «Конкурста катнашучылар нинди яшьтә булуына карамастан, үз нәселе белән горурлануын, киләчәктә ата-бабалары сызган юлны дәвам итәчәген, нәселенә тап төшермәвен әйтте», - ди Флюра Абдуллина.

«Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр бар. Шуларның берсе - шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Нәккаш жюри рәисе булды», - диде татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Эшләрне бәяләүдә филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Әлфия Нурхәмитова, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех тә катнашкан.

Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиеваның котлауларын җиткергән, җиңүчеләргә дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылган.

  • Татар мәдәнияте үзәге конкурсны ел саен Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздыра.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100