Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кооператив институтында «Шәҗәрәм» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Шәҗәрәм» конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
«Быел Татарстанның Баулы, Арча, Әлки, Балык Бистәсе, Питрәч, Мамадыш, Саба районы мәктәп укучылары, укытучылар, Казан шәһәре мөгаллимәләре, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар катнашты. Барлыгы бәйгегә 40ка якын гариза алынды, 70кә якын кеше катнашты», - диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Чара Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерү белән башланып киткән.
Флюра Абдуллина татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, мең еллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр барлыгын әйтте.
«Тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның шәкерте филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева, шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлевнең шәкерте филология фәннәре кандидаты, доцент, рәссам-каллиграф Әлфия Исхакова, педагог, нәфис сүз остасы Зифа Гәрәева, шагыйрә, популяр җырлар авторы Әлфирә Гайнуллина бәйгедә чыгыш ясаучыларны тыңлап, эшләрен бәяләде», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Жюри эшләрне билгеләгән вакытта шагыйрә үзенең иҗаты белән таныштырган: «Балан ачысы» дигән китабын бәйгедә катнашучыларга үз куллары белән язып бүләк иткән. «Һәркем үз шәҗәрәләре, нәсел агачлары турында сөйләде. «Шәҗәрә ул үткәннәргә тәрәзә, без беркайчан да үз нәселебезгә тап тидермәбез», - дигән сүзләр яңгырап торды», - диде ул.
«Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясеннән Зәлинә Габитова нәсел шәҗәрәсен имән агачы итеп ясап килгән иде. Абруйлы галим Дамир Исхаков нәселе дәвамчылары, Арча районыннан Арсаевлар гаиләсе, Баулыдан Мәдинә Сәмигуллина, Мамадыштан Әдилә Габидуллинаның чыгышы һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Бәдретдиновлар гаиләсе үз нәселен театральләштереп күрсәтеп тә бирде.», - диде Флюра Абдуллина.
Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашучылар арасында 18 буынын белүчеләр бар. «Казанның 5нче лицееннан Ралинә Ильясова җыр сәнгатендә үз моңнары белән танылган әти-әнисе, нәселе белән горурланып яшәвен сөйләде. Казанның 168нче катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Надия Вәлиева үз укучылары белән килгән иде. Һәрберсе нәсел шәҗәрәсен ясаган», - диде мәдәният үзәге җитәкчесе.
Казанның 15нче гимназиясе укытучысы Әлфия Рәхимова танылган шәхес Рәүф Сабировның тормышы, гыйбрәтле язмышы турында сөйләгән. «Бәйгедә Дәрдемәнд премиясе лауреатлары Әнвәр Хәертдинов, Әмир Габдрахманов чыгышлары да күңелгә хуш килде. Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбе укытучысы Илфар Габдрахманов Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Каюм Насыйри төзегән 1874 елгы Казан губернасы картасын бүләк итте», - диде ул.
Конкурста катнашучыларга дипломнар, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан махсус эшләнгән блокнотлар тапшырганнар. «Шәҗәрәм» конкурсы Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз