news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кооператив институтында Рамазан Кәбировка багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Казан кооператив институтында Рамазан Кәбировка багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Фото: Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Әдәпле әдәби җан» дип исемләнгән Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбировка багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итә.

«Рамазан Ибраһим улы Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килгән, озак еллар җирле үзидарә рәисе, социаль приют директоры, мәктәп директоры булып эшләгән. Шәхес татар телебезне саклауда, әдәбиятыбызны баетуда әйтеп бетергесез эшләр башкара. Нәшир ителгән саллы китаплары татар халкын мәңгелеккә илтәчәгенә шигебез юк», – диде ул.

Рамазан Кәбировның шулай ук Балык Бистәсе төбәге мәгьрифәтчеләре» дигән җыентыгы, «Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасының чагылышы» исемле китабы дөнья күргән.

«Әдәби тәнкыйтькә бәйле язмалары, иҗат бәяләмәләре белән «Әдәби хакыйкать» дигән мәҗмугасын бастырды. Татарстан дәүләт радиосы дулкынында аның әсәрләрен профессиональ сүз осталары яңгыратуы үзе бер тарих. Чарада Тәлгать Хаматшин сөйләвендә каләм иясенең әсәре яңгырады. Кырык елдан артык татар теле һәм әдәбиятында эзләнүләре, фәннәр өйрәтүдә үзенә генә хас булган методик ачышлары шаккатыра. Очраклы рәвештә генә аның хезмәтләре югары бәяләнмәгәндер», – ди Флюра Абдуллина.

Фото: Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Кадыйр Сибгатуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллеге тарафыннан Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан медаль белән бүләкләнгән була. Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева чара башланганчы ук Рамазан Кәбировны тәбрик итте, исәнлек-саулык теләде», – диде ул.

Чарада Рамазан Кәбировка «Тукай түбәтәе» бүләк ителгән. Укытучылар көне уңаеннан уздырылган чарада үзләре дә мәгариф өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән үрнәк педагоглар катнашкан.

«Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны, хәзердә сафта булган җәмәгать эшлеклесе Нурия Шәрибҗанова, озак еллар дәвамында телевидениядә, мәгариф журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән хезмәт ветераны Таһир Сабирҗанов, Татарстан китап нәшриятыннан килгән вәкилләр Рамазан Кәбировның эшчәнлеген югары бәяләде. Хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Педагоглар яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирде», – диде Флюра Абдуллина.

Фото: Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина

Чарада шулай ук Казан педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Нигъмәтҗанова һәм Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева үз студентлары белән катнашкан.

«Нәфис сүз остасы, Казанның Киров районы «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Зифа Гәрәева Рамазан Кәбировның әсәрен сәнгатьле итеп сөйләде. Башкортстаннан озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, Россиянең мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Гәйнур Рахматуллина Рамазан Кәбиров иҗатына багышлап киләсе ел календареннән магнитлар эшләп җибәргән иде. Рамазан Ибраһим улы аларны һәр чыгыш ясаган кешегә үзенең китабы белән бергә бүләк итте», – диде үзәк җитәкчесе.

Тантаналы чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын берлектә башкару белән төгәлләнгән.

«Башкортстаннан шагыйрә Рәсимә Ильясова Рамазан Кәбировка багышлап шигырь иҗат иткән. Евразия рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиева Рамазан Кәбировның халык шагыйре Роберт Миннуллин белән бергә портретын ясаган. Әлеге сәнгать әсәрен Рамазан Кәбиров Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә бүләк итте. Әдәби-музыкаль кичәдә конкурслар лауреаты, җырчы Раиль Гиззатуллин яраткан җырын башкарды», – диде Флюра Абдуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot