news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында «Пар канатлар» гаилә бәйрәме кичәсе булды

Казан кооператив институтында «Пар канатлар» гаилә бәйрәме кичәсе булды
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» дип исемләнгән гаилә бәйрәме кичәсе булды.

Чарада «Гаилә - кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Һәр гаилә - үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә - ныклы дәүләт нигезе. Нәкъ менә гаилә кешенең тормыш юлында ышанычлы терәге булып торганлыгы турында чыгышлар ясалды. Бирегә «Тату гаилә - бәхетле гаилә», «Гаиләм - бәхет ачкычым», «Гаиләм – минем терәгем», «Гаиләм – минем дәүләтем», дип яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга җыелган иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, гаилә бәйрәмен алып баручы Флюра Абдуллина.

Чарага Чувашия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Казан шәһәре, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Яңа Чишмә, Алексеевск, Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач, Сарман, Әлки, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы, Түбән Кама районнарында яшәүче үрнәк татар гаиләләре килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия кооперация университеты ректоры, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов сәламләгән. Алар гаилә кыйммәтләре, гаиләнең дәүләттәге тоткан роле турында чыгыш ясаган. Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина фикерләрен шигъри юллар аша җиткергән.

«Дөньяда иң зур татар авыллары бар: Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы, Чувашиянең Шыгырдан авылы, Татарстанның Шәле авылы. Биредә тырыш, уңган булган татар гаиләләре яши. Шундыйларның берсе - Чувашиянең Шыгырдан авылында туып үскән Фәнил-Гөлфисә Насыйровлар. Алар бүгенге көндә Канаш шәһәрендә гомер итә. Канаш шәһәренең «Иң яхшы гаиләсе» дигән исемгә лаек булганнар. 40 ел бергә яшәү серләре белән уртаклаштылар. Ульяновскидан Исхак-Рузия Хәлимовлар гаиләсе, өйләнешкәннән бирле «Өмет» газетасын милли рухта чыгарулары турында сөйләде», - диде Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медале белән бүләкләнгән Югары Ослан районыннан, Минһаҗевлар гаиләсе дә күпләргә үрнәк булып тора. «Бүген Әлфия Минһаҗева Татарстанның Югары Ослан районы Башкарма комитетының эшләр буенча идарә җитәкчесе, аның тормыш иптәше Зәки Зиатдин улы - Югары Ослан районының баш архитекторы. Алар үз нәселләре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ата-бабасыннан мирас булып калган намазлык, 13 буын шәҗәрә агачын да алып килгән иделәр. Нәсел агачын Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә тапшырдылар», - диде ул.

Әлмәт шәһәреннән Илдүз-Гөлия Җамалиевлар 35 елдан артык гаилә корып яшәүләре, «Гаилә» клубын ачулары турында сөйләгәннәр. «Татарстанның Яңа Чишмә районы Акбүре авылыннан - Насыйровлар гаиләсе дә катнашты. Гаилә башлыгы Рафис Насыров - Татарстанның атказанган нефтьчесе, Резеда ханым педагог булып эшли. Резеда ханым үзләренең нәселләрендә пешерелә торган тәбикмәк алып килеп, кунакларны сыйлады», - диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

«Пар канатлар» бәйрәме кичәсендә Мәскәүдә ВДНХ күргәзмә павильонында язылышкан Самат-Сөмбел Зыятдиновларның әти-әниләре дә катнашкан. Фирая ханым - кайнатасы ачкан музей директоры, Булат Бакый улы - әтиләр берлеге җитәкчесе. Алар үзләренең нәсел тарихлары белән таныштырганнар.

Чарага үрнәк аналар да чакырылган. «Хезмәт ветераны Һаҗәр Нурлыхак кызы ишле гаиләдә туып үсүен, барысы да югары белемлеләр, тормышта үз юлларын табып, үрнәк балалар үстерүләрен әйтте. Ата-бабасының үгет-нәсихәтен җиткерде. 42 ел бергә гомер иткән Теләче районыннан Нурислам-Нурания Гыйльметдиновлар дус-тату яшәү серләре белән уртаклашты», - диде Флюра Абдуллина.

Үрнәк гаиләләр хөрмәтенә, күпбалалы әни Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева үзенең җырларын бүләк иткән. Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Сармандагы җитәкчесе Индира Сәхипова үз районнарындагы үрнәк татар гаиләләре белән берлектә башкарган эш гамәлләре турында сөйләгән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды һәр гаиләгә бүләкләр тапшырган. Гаилә кыйммәтләре турында фикер алышулар чәй өстәле янында дәвам иткән.

  • Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды, Пар канатлар проекты, Россия кооперация университеты оештырды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100