news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында Нәби Дәүлигә багышланган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләгәннәр

Казан кооператив институтында Нәби Дәүлигә багышланган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләгәннәр
Фото: Флюра Абдуллина

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә фронтовик язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне үткәрелгән һәм Нәби Дәүлигә багышланган бәйгегә йомгак ясалган.

«Чарага Нәби аганың кызы Гөлфия Дәүләтшина килде. Әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары һәм укытучы Зилә Сафиуллина каләм иясенең шигырьләрен яттан сөйләде. Шулай ук, Казанның 108 мәктәп укучылары, Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева җитәкчелегендә студентлар, шагыйрәләр килгән иде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге белән берлектә фронтовик язучы Нәби Дәүли шигырьләрен яттан сөйләүчеләр арасында конкурс үткәргән булган. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырганнар.

  • Конкурста катнашып беренче урынга лаек булучылар: Зилә Сафиуллина, Диана Низамова, Ислам Фәсахов, Тимур Гыйбадуллин, Элина Ибраһимова, Зилә Фәсахова, Энҗе Идиятуллина, Алия Мөхәммәткәримова.

Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов якташы Нәби Дәүлигә багышлап шигырь язган булган. Аны Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина укыган. «Гөлфия ханым Дәүләтшина укучыларны әтисенең яратып ашый торган прәннеге белән сыйлады», – диде ул.

«Мәгълүм булганча, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлинең даими экспозициясе бар. Биредә язучының кызлары Наилә һәм Гөлфия ханымнар тапшырган шәхси әйберләре, каләм иясенең үз куллары белән ясаган рәсемнәре, фикерләре тупланган китаплары, сынчы Рөстәм Габбасов тарафыннан бүләк ителгән бюсты саклана», – диде Флюра Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100