news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институтында Болгария кунакларына татар ашларын пешерергә өйрәткәннәр

Казан кооператив институтында Болгария кунакларына татар ашларын пешерергә өйрәткәннәр
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтында татар халык ашларын әзерләү буенча яңа проект - экспресс укыту программасы эшләнгән. Институт осталары Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә килгән кунакларга өчпочмак, өлеш, пәрәмәч, гөбәдия, бәлеш, чәкчәк, кош теле һ.б. татар халык ризыкларын пешерергә өйрәткән.

«Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Болгариядән Гөлназ Вәлиева, Татарстанның атказанган аш-су остасы Зөһрә Камалова, мәдәният, сәнгать өлкәсендә танылган шәхес Рәйсә Сафиуллина килде. Алар Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты. Очрашуда Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева да катнашты», - диде «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Болгариядән милләттәшебез Казан кооператив институты осталарыннан профессиональ нигездә пешерү серләренә өйрәнергә дип, махсус Казанга кайткан.

«Гөлназ Вәлиева Әлмәттә туып үскән, нефть институтын тәмамлаган. Менә инде биш ел гаиләсе белән Болгариянең Бургас шәһәрендә яши. Балачактан ук милли аш-суга мәхәббәт тәрбияләнә. Болгариягә күченгәч, татар халык ашларына тартылуны тагын да күбрәк тоя башлый һәм милли ризыклар әзерләү теләге туа», - диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Флюра Абдуллина сүзләренчә, Болгариядә «Волжские Булгары» оешмасы җитәкчесе Әлфия Димитрова җитәкчелегендә һәрдаим татар халкының телен, гореф-гадәтләрен популярлаштыру юнәлешендә милли бәйрәмнәр оештырыла. «Киләчәктә Болгариядә татар ашларын киң күләмдә тәкъдим итәргә уйлыйлар», - диде ул.

Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева институтта югары квалификацияле белгечләр, аш-су осталары әзерләнүе, бүгенге көндә биредә Халыкара кунакчыллык мәктәбе дә эшләве турында сөйләгән. Башкарма директор Лидия Давидян экскурсия ясаган, Казанның «Татар» кафесы аш-су остасы Алексей Чернов кунакларны каршы алу, табынны хәзерләү серенә төшендергән.

«Кунакларны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршында эшләп килүче «Балакай» балалар бакчасына да алып бардык. Бакча мөдире Рәмзия Шәрәфиева балалар бакчасы белән таныштырды. Сабыйлар татарча шигырьләр сөйләде, җырлады, уеннар уйнады. Пешекче Гөлия Михайлова үзләренә генә хас бәлеш пешерү серенә өйрәтте. Очрашуда Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясе директоры, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, шагыйрә Рәхимә Арсланова катнашты. Сый-нигъмәтле өстәл артында фикер дә алыштык», - диде Флюра Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100