Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан кооператив институтында Әлфия Нурхәмитованың калфак тегү-чигү остаханәсе узган
Рәссамның «Колакча чигү сәнгате» күргәзмәсен Нәҗип Нәккаш «мәңгелек эшләр» дип бәяләгән.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Әлфия Нурхәмитованың шәхси күргәзмәсе ачылды.
«Рәссам иҗат иткән һәр сәнгать әсәренең үз тарихы бар. Әлфия ханым милли хәзинәләребезне үз әсәрләре аша яшәтә, киләчәккә илтә. Сәнгатькәрнең эшләре Мәскәү, Кырым күргәзмәләрендә урын алган, чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана. Әлфия Нурхәмитова кызы күргәзмә ачылышына килгән һәркемгә мастер-класслар үткәрде», - диде»Татар-информ» хәбәрчесенә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.
Күргәзмә һәм остаханә ачылышында Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Муллагалиева чыгыш ясаган. «Бүген бирегә рәссамның якын дуслары, иҗатташлары килгән иде. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназия укучыларының ак калфаклар киеп килүләре аеруча күңелгә рәхәтлек бирде. Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы студентлары, педагоглары колакча чигү серләренә өйрәнде», - диде Флюра Абдуллина.
Рәссамга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатын «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Камилә Зәйнуллина тапшырган. Татар ядкярләре оешмасыннан Зәлия Брусько рәссамның эшләренә соклануын җиткергән. «Профессиональ рәссам күңел түрләреннән чыгып эшләгәнлеген күреп була һәм аның эшләре мәңгелек», - дип бәяләде рәссамның эшләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш.
«Матур күргәзмә. Яхшы урында оештырылган. Колакча чигү остасы үз әсәрләрен яхшы итеп тамашачыга тәкъдим итте. Институт коллективына рәхмәт. Рәссамга иҗат уңышлары телим», - диде Татарстан Рәссамнәр берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиһабиев. «Казан кооператив институты студентлары рәссамны алкышларга күмде», - диде үзәк җитәкчесе.
- Әлфия Нурхәмитова XIX гасырда татар милли чигү-аппликациясен торгызучыларның берсе. Әлеге техника белән ул калфакларны бизи, 2017 елда «Татарстанның иң яхшы этнографик сувениры» номинациясендә финалист була. Декоратив панно, тырнакны алмалау техникасындагы калфаклар Мәскәү, Кырымдагы күргәзмәләрдә булган, эшләрнең бер өлеше Төркиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.
- Әлфия Нурхәмитова – Татарстан Республикасында «Туфан укулары» конкурсының баш оештыручысы. Хәзерге вакытта «Аксубай районы авыллары», «Аксубай районы мәчетләре» кебек масштаблы проектлар өстендә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз