news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институты яңа юнәлеш ача

Биредә кече һәм урта эшкуарлык, оешмаларның икътисад һәм финанс хезмәтләре, хакимият һәм идарә органнары һ.б. өчен белгечләр әзерлиләр.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Россия кооперация университетының Казан кооператив институты яңа юнәлеш ача. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Институт, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә, бакалавр программасы буенча яңа – кооператив икътисадын оештыру юнәлешен ача, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу юнәлеш төрле тармакка караган кооператив оешмалары өчен, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык, оешмаларның икътисад һәм финанс хезмәтләре, хакимият һәм идарә органнары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгаруны күздә тота.

Кооперациянең булачак икътисадчылары уку барышында ук практикада оешма белән уңышлы идарә итү нечкәлекләренә өйрәнәләр һәм кулланалар.

Кооператив икътисады өлкәсендә белгечләр өчен практика узу һәм соңыннан эшкә урнашу базасы булып түбәндәгеләр каралырга мөмкин: бүгенге көндә эшләп торучы кооперативлар (торак, авыл хуҗалыгы, кулланучылар, кредит кооперативлары һ.б.), Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, фермерлык предприятиеләре, профильле тармаклар буенча министрлыклар, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондының инфраструктура оешмалары, "Идея" технопаркы, IT–парк, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, төбәк һәм муниципаль хакимият һәм идарә органнары һәм башкалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100