news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кооператив институты Туфан Миңнуллин иҗатына бәйле бәйге башлый

Конкурска 21 февраль — Халыкара Туган тел көнендә нәтиҗә ясалачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге «Туфан Миңнуллин феномены» дип аталган бәйге игълан итте.

Конкурста һәркем катнаша ала, онлайн рәвештә катнашу мөмкинлеге дә бар, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Туфан Миңнуллин феномены» бәйгесе 21 февраль — Халыкара Туган тел көнендә үтәчәк. Ул башкаланың Н.Ершов урамы, 58 адресы буенча урнашкан Казан кооператив институты бинасында 11:00 сәгатьтә башлана.

Җиңүчеләргә бүләкләр, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Бәйгенең шартлары:

  • Туфан Миңнуллин феномены темасына чыгыш әзерләргә;
  • 89050209893 телефон номерына WhatssApp аша яки fabdullina30@mail.ru почтасына катнашу турында хәбәр юлларга кирәк.

Хатта исем-фамилия, тефон номеры, яшәгән урыныгыз, кайда эшләвегез турында мәгълүмат булырга тиеш.



news_right_1
news_right_2
news_bot