news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институты Түбән Новгород өлкәсендә мәктәп укучылары белән очрашкан

«Яшьләрне Казан кооператив институтында укыту мәсьәләләре турында сөйләштек», - диде Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институты Түбән Новгород өлкәсендә мәктәп укучылары белән очрашкан
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының исәп-хисап һәм финанс кафедрасы мөдире Илһамия Миңнехәмитова, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан татар авыллары мәктәпләрендә очрашулар уздырды.

«Без мәктәп укучыларын, яшьләрне Казан кооператив институтында укыту мәсьәләләре турында сөйләштек. Үзара хезмәттәшлек итү буенча килештек. Очрашуны Түбән Новгород өлкәсенең татар милли үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Сергач муниципаль бүлеге Иҗтимагый Советы рәисе Харис Хәкимов оештырды», - диде Флюра Абдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Казан кунакларын Сергач шәһәреннән «Хәкимов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Сергач муниципаль бүлеге Иҗтимагый Советы рәисе Харис Хәкимов каршы алган. Очрашулар Кызыл Октябрь районында башланган.

Флюра Абдуллина әйтүенчә, Түбән Новгород өлкәсендә 34 татар авылы бар. «Һәр гаилә ике-өч катлы йорт салган, мул тормышта гомер итә. Ата-бабасыннан килгән эшкуарлык юнәлешен алып бара, биредә танылган казылык җитештерүчеләр яши дисәк, бер дә ялгыш булмас. Ике көнлек сәфәребездә Ураз авылында урнашкан Пильнә бистәсенең агросәнәгать техникумы филиалында булдык, студентлар белән аралаштык. 281 бала белем ала торган урта мәктәптә укучылар белән очраштык», - диде ул.

«Ураз мәктәбенә укучылар 18 авылдан килеп укый. Бу - районда иң яхшы мәктәп санала. Мәктәп директоры Фәрит Хәйруллин укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнарында 96 процент балл җыюын сөйләде. Мәктәптә татар теле ата-аналарның теләге буенча укытыла. Мәктәп укытучысы Мәрзия Харрасова татар теле кабинетында бөек шәхесләрнең портретлары, китаплары белән таныштырды», - диде татар үзәге җитәкчесе.

Кунаклар Рбишча авылында урнашкан урта мәктәптә булганнар. «Директоры Гөлнар Фәхретдинова 11 сыйныфта укучыларны индивидуаль уку планы нигезендә укытуларын әйтте. Быел 11нче сыйныфны 6 бала, 9нчы сыйныфны 44 бала тәмамлый. Мәктәпләрендәге татар теле кабинеты тәрәзәләрен халкыбызның милли киемнәре - түбәтәй, читек рәсемнәре белән бизәгәннәр. Зур булмаган музейлары бар», - диде ул.

Очрашуларда Кызыл Октябрь районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Ильясов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәүф Ваһапов үз чыгышларында һөнәрле булуның әһәмиятенә тукталган. «Яшьләрне укыту мәсьәләсен алга куеп эш алып баручы, танылган эшкуар Харис Хәкимов гыйлем алдыруның зур савап икәнлеге Коръән битләрендә дә язылганлыгын әйтте», - ди Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан нәшир ителгән «Безнең кавем» китабын бүләк иткәннәр һәм Мәдинә авылындагы музейда да булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100