news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» акциясендә катнашты

Казан кооператив институты студентлары «Татарча диктант» акциясендә катнашты
Фото: Флюра Абдуллина тәкъдим итте

Бүген Казан кооператив институты студентлары, Бөтен дөнья күләмендә уздырыла торган «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнашты.Бу хакта Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.

Юрист, бизнес-информатика, туризм һөнәрен үзләштерүче студентлар, логистлар, педагоглар - социалогия фәннәре докторы, профессор Алсу Вәлиева, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фоат Фатхуллин белән бергә бик теләп татарча диктант язды.

Фото: © Флюра Абдуллина тәкъдим итте

Диктант Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, язучы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» дигән повесте буенча язылды. Әсәрдән өзекне Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина укыды.

Диктант язган һәрбер студент чәкчәктән авыз итте.

Фото: © Флюра Абдуллина тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot