news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кооператив институты студентлары татар зыялыларының каберләрен чистартты

Казан кооператив институты студентлары татар зыялыларының каберләрен чистартты
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина институт студентлары белән бергә Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы Советлар Союзы герое Мәгүбә Сыртланова, фронтовик-язучы Нәби Дәүли, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый һәм телевидениедә озак еллар режиссер булып эшләгән Илүзә Апанаеваның каберләрен чистартты.

«Ел саен Казан кооператив институты студентлары белән бергә танылган шәхесләрнең каберләрен чистартабыз. Бу юлы институтның таможня эше, икътисадчы белгечлегенә укучы беренче курс студентлары катнашты. Үзәк җитәкчесе шәхесләрнең тормышы һәм иҗатлары белән таныштырды. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә дә тукталдык», – диде Флюра Абдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чарада Илүзә Апанаеваның бертуган сеңлесе Нурания Апанаева да катнашкан. «Нурания ханым Татар мәдәнияте үзәгенә бабаларының фотосурәтләрен тапшырды. Шуны да әйтү урынлыдыр, Татар мәдәнияте үзәгендә танылган сәүдәгәр Апанаевлар нәселенә караган шактый экспонатлар саклана. Аларны әлеге нәсел дәвамчылары Илүзә һәм Нурания Апанаевалар тапшырган иде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot