Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кооператив институты шәкертләре татар әһелләренең каберләрен тәртипкә китерде
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина институт студентлары белән бергә Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы Советлар Союзы герое Мәгубә Сыртланова, фронтовик-язучы Нәби Дәүли, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый һәм телевидениедә озак еллар режиссер булып эшләгән Илүзә Апанаеваның каберләрен чистартты.
«Чарада Илүзә Апанаеваның бертуган сеңлесе Нурания Апанаева да катнашты. Ел саен Казан кооператив институты студентлары белән бергә танылган шәхесләрнең каберләрен чистартабыз. Бу юлы институтның таможня эше, икътисадчы, хисапчы белгечлегенә укучы студентлар катнашты. Мин шәхесләрнең тормышы һәм иҗатлары белән таныштырдым. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә тукталдык. Студентлар шагыйрь каберенә яфраклар төшкәнен күрүгә, тиз генә чистартып та алды», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз