news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кооператив институты делегациясе Касыймның борынгы истәлекле урыннарында булган

Казан кооператив институты делегациясе Касыймның борынгы истәлекле урыннарында булган
Фото: Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Укытучылар көне алдыннан Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ярдәме белән Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә булды.

«Борынгы Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелганын ишетеп белә идек. Үз күзләребез белән шуны күреп кайтасыбыз килде. Һәйкәлне күреп хәйран калдык. Тиешле югарылыкта эшләнгән, горурлык тудыра. Бу эшне башкарып чыгучыларга, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә зур рәхмәт. Делегация истәлекле, тарихи урыннарда булды. Хан мәчетенә кереп догалар кылдык. Җомга намазларына шактый халык җыелуын әйттеләр. Янәшәдә Хан төрбәсе урнашкан, анда Казаннан алып килгән җирне салдык», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Аның әйтүенчә, Касыйм шәһәренең крайны өйрәнү музеенда XIX гасыр ахры XX гасыр башларына караган татар халкы белән бәйле экспонатларны күрергә мөмкин. «Анда Касыйм ханлыгы чоры белән бәйле милли хәзинәләр юклыгын әйттеләр. Бүгенге көндә Касыйм шәһәрендә татарлар салдырган биналар, алар яшәгән йортлар саклана. Танылган сәүдәгәр һәм меценат Шакуловларның яшәгән йорты һәм алар салдырган биналар шәһәрнең мәдәни мирас объектлары исемлегендә. Аларны төзекләндерү кирәк. Дәвамчыларыннан татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Шакулова Франциянең Сорбонна университетын кызыл дипломга тәмамлаган алиһә зат», – диде ул.

Татар сәүдәгәре Кастроваларның утарлары – туристларны архитектура ягыннан кызыксындырган тагын бер бина. «Аларның яшәгән йортын төзекләндерергә керешкәннәр. Безнең делегацияне Касыймда туып үскән Светлана һәм Равил Терегуловлар каршы алып озатып йөрде. Эшкуарлар гаиләсе Касыймның нәкъ үзәгендә «Татарская сказка – Татар әкиятләре» этно кафесын ачып җибәргән. Биредә татар халык җырлары яңгырап тора. Диварларына борынгы ханнарның, шулай ук Казан ханбикәсе Сөембикәнең портретлары куелган. Татарның тормыш-көнкүреше белән бәйле кабатланмас милли хәзинәләр белән танышырга мөмкин», – диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Равил Терегулов әйтүенчә, кафеның өске катында татар халкы музеен да ачарга ниятләп торалар. «Хуҗабикә Светлана ханым Касыймда яшәүче татарларның элек-электән пешерелә торган ризыкларын әзерли. Безнең делегацияне шәһәрдә яшәгән Шакуловларның гаиләсендә пешерелә торган «Сөзмә» ашы, Хан плавы, гомумән, сый-нигъмәтләре белән сыйлады. Алар бүгенге көндә гаилә туристик эшчәнлекләрен җәелдереп җибәргән. Өч кызлары бар. Беренче кызлары Әминә, уртанчы кызлары Элинә милли киемнәрен киеп, безгә үзенең яраткан ризыгын пешереп күрсәтте. Кече кызларына Сафинә дип кушканнар», – диде Флюра Абдуллина.

Делегация Касыйм шәһәрендәге борынгы зиратта да булган. «400ләп самовар тупланган музейны да күрдек. Касыймнан 13 чакрым җирдә урнашкан борынгы мәчеткә бардык, кеше күңелендә мәңгегә уелып кала торган истәлекләр җыйнадык. Касыймда татар халкы белән бәйле борынгы, истәлекле урыннарны күрергә ярдәм итүчеләргә, Илдар Бикуев, Мурат хәзрәт Кураев, Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновка, Светлана һәм Равил Терегуловларга олы рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.

Делегация составында Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, район үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова, гимназиянең математика укытучылары –Рания Зарипова, Гүзәл Садриева, китапханәче Гүзәл Исхакова булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100