news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясендә Халыкара музыка көнендә татар, рус һәм чит ил әсәрләре яңгырады

Казан консерваториясендә Халыкара музыка көнендә татар, рус һәм чит ил әсәрләре яңгырады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Юнеско каршындагы Халыкара музыка Советы инициативасы белән Халыкара музыка көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

«Бер сәхнәдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Кытай, Вьетнам, Эквадор, Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Боливиядән килгән Россия һәм чит ил студентлары чыгыш ясады. Концертта татар, рус һәм чит ил композиторларының тынлы һәм кыллы оркестр уен коралларында, арфа, фортепиано һәм органда башкарылган әсәрләр яңгырады. Тыңлаучылар яшь Кытай вокалистларының рус һәм татар классик әсәрләрен оригинал телендә башкаруларын ишетә алды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га консерваториянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot