news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан консерваториясендә Илһам Шакировның 90 еллыгын билгеләп үтәләр

13-14 февральдә Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә СССР һәм ТАССР халык артисты Илһам Шакировның 90 еллык юбилеена багышланган «Милли музыкаль мәдәниятләрне үстерүдә вокал сәнгате» дигән фәнни-гамәли конференция уза.

«Без аның иҗатының серен гомеребез ахырына кадәр өйрәнәчәкбез, һәм аны ахырга кадәр ачып бетерә алмаячакбыз», — дип билгеләп үтте очрашуның модераторы, РФ һәм ТР халык артисты, вокал сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина.

Конференциянең беренче «Вокал сәнгатенең күренекле осталарының башкару һәм педагогик мирасы» һәм «Музыка иҗатын һәм белем бирүне үстерүдә вокал сәнгате» секцияләреннән уза.

«Аның талантының һәр ягы аерым фәнни эшкә лаек. Ул укытучы була ала иде, һәм ул шул турыда хыялланган. Ул шагыйрь һәм музыка белгече була ала иде. Аның мәгърифәтчелек эше аерым тикшеренүгә лаек», — дип сөйләде докладчыларның берсе, Казан консерваториясенең татар музыкасы кафедрасы профессоры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин.

Беренче көн «Илһам йолдызы» концерты белән тәмамлана. Икенче көнне «Вокалистларны төрле белем дәрәҗәләрендә укыту методикасы мәсьәләләре» секциясе һәм Зилә Сөнгатуллинаның «Кантилена һәм нәтиҗәле җырлау» мастер-классы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot