news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясендә виолончель музыкасы яңгыраячак

Бүген Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында Россиянең атказанган артисты профессор Альберт Әсәдуллинга - 60 һәм иҗатына 35 ел тулуга багышланган виолончель музыкасы кичәсе узачак

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кече залында Россиянең атказанган артисты профессор Альберт Әсәдуллинга - 60 һәм иҗатына 35 ел тулуга багышланган виолончель музыкасы кичәсе узачак.
Альберт Әсәдуллин 1949 елның 16 октябрендә туа. 1973 елда - Казан консерваториясен, 1976 елда Ленинград консерваториясен тәмамлый. 1980 елдан Казан консерваториясенең кыллы квартетында виолончельдә уйный. 2003 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. Альберт Әсәдуллин актив концерт эшчәнлеген дә алып бара. Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты составында Россия шәһәрләрендә, Алмания, Франция, Голландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания илләренә гастрольләргә чыга.
Бүгенге концертта урта махсус музыка мәктәпләре укучылары, консерватория студентлары һәм мөгаллимнәре чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Казан дәүләт консерваториясенең рәсми сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100