news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан консерваториясе студенты: Татарстанга килгәч кенә үземне чын мари итеп тойдым

«Татарстанда син үз халкыңның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклы һәм үстерә, башка халыкларның мәдәниятләре белән таныша аласың», – диде Юлия Аксюбина.

Казан консерваториясе студенты: Татарстанга килгәч кенә үземне чын мари итеп тойдым
Фото: © Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең матбугат хезмәте

Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 5 курс студенты Юлия Аксюбина Татарстанга килгәч кенә үзен чын мари итеп тойганын белдерде.

«Милләтем буенча мин мари һәм мин Марий-Элда туып үстем. Балачактан мин мари традицияләрендә тәрбияләндем, әмма минем өчен бу һәрвакыт гадәти булып тоелды. Татарстанга килгәч кенә мин үземне чын мари итеп тойдым. Нәкъ менә биредә мин күп кенә халыкларның үз мәдәниятләренә бик нык игътибар итүләрен, барысының да үз традицияләрен сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тырышуын күрдем», – диде Юлия Аксюбина Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның студентлар белән очрашуында.

Фото: © Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең матбугат хезмәте

14 мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән IV этномәдәни студентлар бәйге-фестиваленә йомгак ясалды. Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе стипендиясенә бәйге оештырылган булган. Бәйгегә 220 гариза килгән. Шулар арасыннан жюри 100 студентны сайлап алган. Бәйгедә җиңүчеләрне Марат Әхмәтов бүләкләде. Юлия Аксюбина бүләкләнгән студентлар рәтендә иде.

Фото: © Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең матбугат хезмәте

«Татарстанда барлык милләтләрнең инициативаларына зур ярдәм күрсәтелүе миңа бик ошый. Татарстанда син үз халкыңның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклый һәм үстерә, башка халыкларның мәдәниятләре белән таныша аласың», – диде Юлия Аксюбина.

Юлия Аксюбина Казанда мариларның милли традицияләре белән Халыклар дуслыгы йортында танышкан. Ул мәдәни чараларда башта тамашачы буларак катнашса, аннары иҗатка тартылган. Юлия Йошкар-Олада гөсли классы буенча сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Казанга килгәч, гөслидә уйнарга теләүчеләрне өйрәтә башлаган.

«Грант акчасына без 3 гөсли алдык. Гөсли - мариларның борынгы милли уен коралы. Аннан чыккан көй бик үзенчәлекле. Элек аны йолалар үткәргәндә кулланганнар. Казанда гөслидә уйнарга теләүчеләр барлыкка килде. Миңа аларны өйрәтү авыр түгел», – диде Юлия Аксюбина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100